Намуслы эшләүгә ни җитә!

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

2018 елның 7 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре, шул исәптән, коррупциягә каршы көрәш чараларына юнәлдерелгән семинар-киңәшмә үткәрде.

 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эшчәнлегенең төп юнәлешләрендә коррупция күренешләрен кисәтүгә (булдырмый калу) кагылышлы моның ише киңәшмәләрнең максаты – коррупциягә нәфрәт тәрбияләү һәм аның теге яки бу күренешләрен булдырмый калырга тырышу.

Киңәшмә барышында коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә төп нигезләмәләр, шул исәптән коррупцион җинаятьләр һәм закон бозулар өчен җаваплылыкны күздә тоткан РФ Җинаять кодексы, Административ хокук бозулар турында РФ кодексы нигезләмәләре аңлатылды.

Моннан тыш ришвәт теләнү яки ришвәт бирү очрагында гамәлләрнең эзлеклелеге, дәүләти гражданлык хезмәткәрләренең вазыйфаи бурычларны үтәгәндә мәнфәгатьләр бәрелешенә китергән яки китерә алырдай шәхси кызыксынуының килеп чыгуы турында хәбәр итү тәртибе, дәүләти гражданлык хезмәткәрен коррупцион хокук бозуга этәрү максатындагы мөрәҗәгать фактлары турында  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенә хәбәр җиткерү тәртибе турында сөйләп үтелде.

Шуны да билгеләп үтү кирәк: мондый киңәшмәләр коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә гамәлдәге норматив-хокукый актлар: “Коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә эшчәнлекне камилләштерү чаралары турында”  15.07.2015 ел, № 364 Россия Федерациясе Президенты Указы; “ 2018 – 2020 елларга коррупциягә каршы көрәшүнең илкүләм планы турында”  29 июнь, 2018 ел, №378 Россия Федерациясе Президенты Указы; 2015 - 2020 елларга  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең коррупциягә каршы көрәш программасы һ.б. нигезендә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International