Зеленодол территориаль органында, ТАССР оешттырылуга 100 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында, балалар арасында рәсем конкурсы үткәрелде.
Бәйгедә катнашучы нәниләр үзләренең хезмәтләрен бик яратып башкарган иде. Рәсемнәренә күз ташлауга, Татарстан икәнлеге күренә: Казан Кремле, мәһабәт Кол Шәриф мәчете, Борынгы Болгар һәм хәтта күпмилләтле Татарстаныбызның тарихи урыннары күрсәтелгән республика картасына кадәр бар! Балаларның әнә шул ихлас рәсемнәре республикабызның күп милләтле, тату һәм бик зур тарихка ия булуын раслый.
Конкурста катнашучыларның барчасына тәмле-татлы бүләк-күчтәнәчләр тапшырылып, туып-үскән Татарстаныбызга карата ватанпәрвәрләрчә эчкерсез мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерелде.