“Татарстан Республикасында күп функцияле үзәк” дәүләт бюджет учреждениесе филиалларында билгеләнгән графиклар нигезендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультацияләр бирү дәвам иттерелә.
“Роспотребнадзор” идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск һәм Сарман районнарындагы бүлеге белгечләре, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы Бөгелмә һәм Лениногорск районнарындагы хезмәткәрләре “Лениногорск ш. күп функцияле үзәгендә ачык ишекләр көне” үткәрде, шулай ук Бөгелмә шәһәрендә күп функцияле үзәкнең консультатив пунктын оештырды. Чаралар сатучылар яки хезмәт күрсәтүчеләр тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау турында законны бозганда халыкны кулланучы буларак үз хокукларын якларга өйрәтү кысаларында уздырылды.
Чараларда катнашучыларның һәркайсына тиешле аңлатмалар бирелде, кирәкле мәгълүматлар өләшенде. Чаралар яңа мәгълүмати материаллар: буклетлар, газеталар тарату белән үрелеп барды.