Олимпиада алдыннан укучылар белән очрашу

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

2018 елның 11 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы 3нче гимназиясенең 11 сыйныф укучылары өчен экстремистлык, террорчылык күренешләрен һәм шәхескә, җәмгыять, дәүләткә каршы җинаятьләрне кисәтү буенча, шулай ук куллану белеме нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.

Иң элек укучыларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау институтының булдырылу чоры, республиканың куллану базарында кулланучылар хокукларын яклау ягыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге турында сөйләп үтелде. Шуннан соң кабул ителгән вакыттан бирле инде утызга якын үзгәреш кертелгән “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының (шуның кадәр күп үзгәреш кертү  Законның вакыт белән бергә атлавы һәм халыкка кирәк булуы турында сөйли) кайбер нигезләмәләре каралды. “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” кече программасы (төп максаты – республикада кулланучылар хокукларын нәтиҗәле яклау өчен шартлар тудыру, товарларны, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрне куллану базарын үстерү) кыскача гына бәян ителде. “Эстремистлыкка – Юк дибез!” декадасын үткәрү буенча чаралар планын үтәү йөзеннән, дөньякүләм әһәмиятле әлеге проблема буенча фикер алышу булды.

Әлбәттә инде, укучылар арасында башланып киткән кулланучылар хокукларын яклау темасы буенча олимпиадага да кагылып үтелде. Балаларга, инициатива күрсәтеп, анда катнашырга тәкъдим ителде.

Укучыларга танышу һәм мөстәкыйль өйрәнү өчен төрле буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды. Чара дәвамында егет-кызларны кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар бирелде.

Ә инде очрашу ахырында инглиз фәлсәфәчесе Френсис Бэконның “Белем – көч ул!” дигән сүзләрен искә төшереп, балаларга тырышып укырга киңәш ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International