Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре, закон бозуларны кисәтү максатыннан чыгып, республика территориясендә эшчәнлек алып баручы юридик затлар һәм хосусый эшмәкәрләр вәкилләре белән законнарны, сәүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләрен үтәү, бәхәсләрне судка кадәр җайга салу буенча ай саен семинарлар үткәрә. 2018 елның сентябрендә Зәй муниципаль районы белгече азык-төлек товарлары белән сәүдә итүче кибетләрдә, шулай ук сәнәгать товарларының киң ассортименты, шул исәптән парфюмерия һәм косметика товарлары киң тәкъдим ителгән «Юмарт» кибетендә тематик чаралар үткәрде. Чараларда катнашучыларга РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, №2300-1 РФ Законы нигезләмәләре аңлатылды. Сәүдә вәкилләре белән әңгәмә барышында сатудагы товарларның яраклылык срокларына контрольлекне көчәйтү һәм аларны саклау шартларын үтәү зарурилыгы аерым игътибар үзәгенә алынды. Чөнки яраклылык срогы чыкканнан соң товар кулланучы сәламәтлегенә һәм әйләнә-тирә мохиткә куркыныч белән янарга мөмкин. Түбәндәге товар төркемнәре: парфюмерия әйберләре, азык-төлек, косметика, дарулар өчен яраклылык срогын билгеләү бурычы закон нигезендә күздә тотылган. Законда яраклылык срогы чыгу сәбәпле сыйфат стандартларына җавап бирми башлаган продукцияне клиентларга саткан өчен юридик затлар һәм хосусый эшмәкәрләргә административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган. Кибетләрдә яраклылык вакыты чыккан продукция яки мондый мәгълүматлары күрсәтелмәгән товарларның булуы ачыкланганда, федераль дәүләт органы – “Роспотребнадзор” тарафыннан планнан тыш тикшерү оештырыла. Мондый очракларда белгечләрнең кибеткә килеп чыгуы өчен кулланучылардан мөрәҗәгать алынган булу кирәк.
1 октябрь – бөтен дөнья күләмендә өлкәннәр өчен аерым бер әһәмияткә ия булган көн. Һәрчә өлкән буын вәкилләренә игътибарның һәр көн саен кирәк булуын һәркайсыбыз бик яхшы аңласа да. “Тормыш ветераннары”, тупланган тәҗрибәсе һәм белемнәрен яшь буынга тапшырып, үз гаиләләренә ярдәм итеп, бу тормышта гаять зур роль уйный. Шуны истә тотып, Түбән Кама территориаль органы белгече очрашуларда сәүдә предприятиеләре җитәкчеләренә социаль яктан аз якланылган халык категорияләренә ташламалар ясау мөмкинлеген карау үтенече белән мөрәҗәгать итте.