Чистайда – йөгерү көне

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

15 сентябрь көнне Чистай халкы “Татарстан кроссы – 2018” дигән спорт бәйрәменә җыелды. Спорт, сәламәтлек һәм физик культура бәйрәме «Татнефть – Олимп» стадионында узды.

Чарада катнашучыларны Чистай муниципаль районы хакимияте башлыгы Дмитрий Иванов исеменнән “Чистай шәһәре” муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов җылы сәламладе.

Спорт бәйрәмендә гомуми белем бирү оешмалары укучылары, махсус урта һәм югары уку йортлары студентлары, эшче яшьләр, коляскада йөрүче инвалидлар,  физик культура һәм спортка мөкиббән киткән, тормышта актив позициядә торучы төрле яшьтәге төрле һөнәр ияләре катнашты.

Стартка 15 минут кала йөгерешчеләрне теркәү булды. Кросста катнашучылар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре дә бар иде. Белгечләребезнең берише йөгергән арада икенче берәүләребез, гражданнарның күпләп җыелуыннан файдаланып, кулланучылар өчен файдалы мәгълүматлар өләшергә ашыкты. Шулай итеп, спорт бәйрәменә килгән халыкка кулланучылар хокукларын яклау буенча законнар бәйнә-бәйнә аңлатылган бик күп буклетлар таратылды.

Кызганычка, территориаль орган хезмәткәрләре йөгерүдә призлы урыннар яулауга ирешмәде. Аның каравы, бу көн сәламәтлегебез һәм шулай ук кулланучылар өчен бик тә файдалы узды!

Кросста җиңүчеләр һәм призерлар Чистай муниципаль районы башкарма комитеты медальләре һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International