Көзге җылы көннәрнең берсендә – 2018 елның 15 сентябрендә Арча шәһәренең Интернациональная-Большая урамында “Илкүләм кросс – 2018” булып узды.
Әлеге ярышларның йөгерергә яратучы һәм сәламәт тормыш рәвешен алып барырга омтылучы һәрбарчабыз өчен матур спорт бәйрәменә әйләнүен искәртеп узыйк.
Әйтергә кирәк, Бөтенроссия йөгерү көне – халыкның күпләп йөгерү көне генә түгел, бәлки илебез тормышында социаль әһәмиятле вакыйга да әле. “Илкүләм кросс – 2018” түбәндәге максатлардан чыгып уздырыла:
- Россия Федерациясендә яшәүчеләр арасында сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау;
- яшьләр һәм үсмерләрне физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү;
- урта һәм өлкән яшьтәге спортчыларның спорттагы “гомерен” озайту;
- иң массакүләм спорт төре буларак, йөгерүне популярлаштыру.
Арча шәһәрендә бу чара бәйрәм рухында узды. Арча территориаль органы хезмәткәрләре дә кросста турыдан-туры катнашты.