Чистайда авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрләде

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Ел саен, азык-төлек бәяләренең үсүенә юл куймау һәм Татарстан Республикасында яшәүчеләрне сыйфатлы, чагыштырмача арзанлы авыл хуҗалыгы продукциясе, азык-төлек белән тәэмин итү максатыннан чыгып, авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла.

Чистайда быелгы тәүге көзге ярминкә 15 сентябрьдә гөрләде. Анда Чистай муниципаль районының авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиеләре һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре, авыл җирлекләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, уку йортлары, шәхси крестьян хуҗалыклары катнашты.

Ярминкәне оештыручылар үзләренең продукциясен шәһәр халкына сәгать заводы бистәсендәге базарда, Яшьләр үзәге янындагы Мельничная мәйданчыгында, югары һәм үзәк базарларда тәкъдим итте.

Форсаттан файдаланып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, Чистай сәгать заводы бистәсендәге базарда оештырылган ярминкәдә булып, авыл хуҗалыгы продукциясе бәяләре һәм ассортиментына мониторинг уздырды. Моннан тыш чара барышында белгечләребез гражданнарга кулланучылар хокукларын яклау буенча законны аңлатты. Аларга күп кенә буклетлар, кулланучылар өчен белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International