15 сентябрь көнне Әлмәттә республика күләмендәге массакүләм ярышлар кысаларында массакүләм спорт чарасы – “Татарстан кроссы – 2018” булып узды. Спорт чарасына төрле яшьтәге сигез меңнән артыграк йөгерешче җыелды.
Ярышларда катнашучылар кояшлы якшәмбе иртәсендә Ленин мәйданындагы старт сызыгына басты. Шулай итеп, әлмәтлеләр дус бер зур командага тупланып, Ленин, Гагарин, Җәлил, Лермонтов, Радищев, Киров, Тимирязев урамнары аша узды.
Спорт бәйрәменең массакүләм физкультура-савыктыру хәрәкәтен популярлаштыру, халыкны актив ялга һәм физик культура, спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан үткәрелүен искәртеп үтик. Анда, инде әйтеп үтелгәнчә, йөгерүгә мөкиббән киткән меңнәрчә кеше, шул исәптән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре җыелды. Аеруча яшьләр күп иде. Физик мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар да ярышлардан читтә калмады.
Җыеп кына әйткәндә, әлеге чара чын мәгънәсендә спорт бәйрәменә, ватанпәрвәрлек һәм сәламәт тормыш рәвеше символына әйләнде. Ярышлар төгәлләнгәч, һәрбер кеше көч-дәрт алып, күтәренке кәеф-рух белән кайтып китте. Төрле дистанцияләрдә җиңүчеләр һәм призерларның һәркайсына кубоклар, медальләр, истәлеккә дипломнар һәм төрле матур призлар тапшырылды.