Балаларның рәсем бәйгеләре

2018 елның 18 сентябре, сишәмбе

2018 елның август-сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы бинасында, ТАССР оештырылуга 100 ел тулуга багышланган чаралар планы нигезендә һәм “Эстремизмга – Юк дибез!” декадасы кысаларында, хезмәткәрләребезнең балалары арасында рәсем бәйгеләре оештырылды.

Август аенда “Татарстан – безнең гомуми йортыбыз” дигән темага балалар арасында рәсем конкурсы игълан ителгән иде. Сентябрь аенда экспозициябезгә территориаль орган хезмәткәрләре балаларының “Эстремизмга – Юк дибез!” дигән темага иҗат ителгән хезмәтләре өстәлде.

Экстремистлык – теләсә кайсы, хәтта бик имин һәм бай җәмгыятне дә чайкалдыруга сәләтле зур хәвеф. Аның җитди җинаятьләргә: массакүләм чуалышларга, террорчылык, үтерүләргә китерүе гаять хәтәр үзенчәлеге булып тора.

Балалар Татарстанны тыныч күк йөзе астында сурәтләп, үз рәсемнәрендә террорчылык һәм экстремистлыкка каршы протест белдерде.

Бәйге толерантлык һәм бердәмлекне пропагандалау, экстремистлык идеяләренең таралуын булдырмау максатында үткәрелде. Балалар үзләренең рәсемнәрендә бүгенге тормышның әлеге тискәре күренешенә карата нәфрәтләрен, Татарстанны яратуларын белдерде.

Менә инде 18 сентябрьдә “Татарстан – безнең гомуми йортыбыз” дигән темага иҗат ителгән 5 хезмәт һәм  “Эстремизмга – Юк дибез!” дигән темага 4 хезмәт буенча балаларның рәсем бәйгеләренә йомгак ясалды.

Барлык рәсемнәр дә эчтәлеге, шулай ук бизәлеше ягыннан югары бәяләнеп,  дуслык төшенчәсенең җиңүе билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International