Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре мәктәпләрдә урта сыйныфлар укучылары өчен үткәрелгән “сыйныф сәгатьләре”ндә катнашты. Балаларга яшьләрнең субъкультуралары үзенчәлеге, “неформал” оешмалар һәм аларның хәтәрлеге, балигъ булмаган балалар тарафыннан кылынган җинаятьләр буенча ата-аналарның җаваплылыгы, үсмерләрдә агрессия чагылышларын кисәтү, балаларны эстремистлык эшчәнлегенә һ.б. җәлеп итү турында сөйләп үтелде.
Экстремистлыкны кисәтү программасы иң элек балалар, үсмерләр һәм яшьләргә кагылырга тиеш. Җәмгыятьнең нәкъ менә шушы катлавы әнә шундый радикаль идеяләргә тиз бирешүчән. Бу аларның психикасы әле ныгымаган һәм тормышта билгеле бер позицияне сайлап алырга өлгермәгән булуга бәйле. Бу юнәлештә мәктәпләрдә һәм башка уку йортларында эшләү, һичшиксез, кирәк. Шул ук вакытта әлеге процесста гаиләнең ролен дә онытып җибәрергә ярамый.
Террорчылык һәм экстремистлык проблемасына бәйле системалы якын килү дәүләтебездә иминлекне саклауның иң мөһим шартларыннан берсе булып тора.