“Минем йортым – Татарстан!”

2018 елның 18 сентябре, сишәмбе

Татарстан Россиянең иң күп милләтле төбәкләреннән берсе булып тора. Бездә барлыгы 173 милләт вәкиле яши. Милләте, дине, гореф-гадәтләренә кармастан, аларның барысы да – россиялеләр, ә россиялеләр барысы бергә – гигант бер гаилә. Россиянең көче халыклар дуслыгына бәйле. Илебездә ватанпәрвәрлек, гражданлык позициясе, толерантлык кебек төшенчәләрнең һәрвакыт игътибар үзәгендә тотылуы тикмәгә генә түгел. Кагыйдә буларак, шәхеснең төп сыйфатлары инде балачактан ук формалаша. Шуңа күрә кешедә нәни чактан ук бертигез хокуклылык хисе, башка милләт вәкилләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү кирәк.

Түбән Кама территориаль органы тарафыннан үткәрелеп килә торган чаралар экстремистлык һәм террорчылык күренешләрен кисәтүгә, кешеләрнең белем дәрәҗәсен үстерү, уяулык, җаваплылык, толерантлылык, рәхим-шәфкатьлелек һәм үзара аңлашу хисләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Сентябрь башыннан бирле “Эстремистлыкка – ЮК дибез!” айлыгы кысаларында түбәндәге чаралар уздырылды:

- хезмәткәрләребезнең балалары арасында “Мин яши торган шәһәр”, “Минем йортым – Татарстан”, “Эстремистлыкка – ЮК дибез!” дигән темаларга рәсем һәм иҗади эшләр (плакатлар, инша, фотосурәт, эссе, презентацияләр) бәйгесе үткәрелде, ә 2018 елның 18 сентябрендә аларга йомгак ясалды. Балалар иҗади биремнәрне башкаруга бик җаваплы караган булып чыкты. Яшь рәссамнарның аллы-гөлле карандашлары чын могҗизалар тудырды: шәһәрне бик тә яратып һәм кадерләп кенә учында тотучы Кул; җир шарын кочаклаган балалар; тынычлыкны саклау зарурилыгы мәгънәсендә учларын өскә каратып алга сузылган балалар Куллары, республикабызда яшәүчеләр кадерләп үстергән Үсемлекләр. Балаларның барлык хезмәтләре дә эчтәлеге, бизәлеше, рухи кыйммәте ягыннан бик югары бәяләнде.

- 15 сентябрьдә Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында территориаль орган хезмәткәрләре үзләренең йөрәк пәраләре белән инде менә унберенче тапкыр уздырылган “Илкүләм кросс - 2018” дигән җиңел атлетика ярышларында катнашты. Бу көнне, чын спортчылар белән беррәттән, йөгерүгә мөкиббән киткән барча халык старт сызыгына басты. Берочтан әлеге массакүләм спорт бәйрәменең халыкны берләштерү һәм милләтара элемтәләрне ныгыту чарасы булып торуын да әйтеп үтәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International