2018 елның 18 сентябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Г.Ф.Шакирова Балтач муниципаль районының Иске Салавыч авылында алкогольле продукция сату, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итүнең чираттагысын уздырды. Чарада Салавыч авыл җирлеге башлыгы Р.Х. Сибагатуллин да катнашты. Кабул итүдән соң авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә семинар-уку үткәрелде.
Күчмә утырышның буласы турында халыкка җәмәгать урыннарында урнаштырылган белдерүләр һәм мәгълүмати стендлар аша алдан ук хәбәр итеп куелган иде.
Очрашу барышында кулланучылар хокукларын яклау, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту мәсьәләләре, шулай ук хәмер базары өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Шулай итеп, эшмәкәрләр һәм авыл халкы үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга тулы җаваплар ишетү мөмкинлегенә иреште.
Чарага җыелган халык кабул итүне үткәргән өчен оештыручыларга эчкерсез рәхмәтләрен җиткереп, авыл халкының мондый чараларга мохтаҗ булуын искәртте.