2018 елның 19 сентябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре ТР Зеленодол муниципаль районы 5 нче гимназиясендә 8-11 сыйныф укучылары өчен куллану белеме дәресе үткәрде.
Территориаль орган белгечләре балаларны “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 5,10,18, 20, 29 статьялары белән таныштырды, товарлар сатып алганда һәм хезмәтләр күрсәтелгәндә килеп чыгу ихтималы булган мисалларга тукталды. Шулай ук республика олимпиадасын үткәрү этаплары һәм аны үткәрү тәртибе турында сөйләп үтелде.
Чарада территориаль орган белгечләре өлкән сыйныф укучыларына актуаль темалар буенча кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлаткан буклетлар өләште.