Түләүле медицина хезмәте сыйфатсыз булып чыккан

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

Түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү – медицина учреждениеләре тарафыннан сырхауларга үзләренең шәхси акчасына, эш бирүчеләр һәм башка физик затлар акчасына килешүләр нигезендә, шул исәптән ирекле медицина иминиятләштерүе килешүе нигезендә күрсәтелә торган медицина хезмәтләре һәм медицина сервисы хезмәтләре ул.

Зеленодол районында өлкән яшьтәге ханым шәһәрнең бер клиникасында ясалма тешләр ясатырга карар иткән. Теш куючы белгеч протез эшләү өчен “мерка” алган. Кулланучыбыз билгеләнгән вакытка килеп, ясалма тешләрен киеп куйган һәм, медицина хезмәте өчен түләп, өенә кайтып киткән.  Әмма ханым өенә кайтып, ашарга утыргач, шок халәтенә калган: чөнки сыйфатсыз эшләнгәнлектән, ризыкны чәйнәгәндә тешләр, урынында “утырмыйча”, авыздан  төшеп китү ягын гына “каерган”. Кулланучы түләнгән акчасын кире кайтару таләбе белән клиникага мөрәҗәгать иткән. Әмма хезмәт күрсәтүче, ягъни клиника моның белән килешмичә, ясалма тешкә гарантия ремонтын ясауны тәкъдим иткән. Заказчы нишләсен, ризалык биргән. Тик менә ремонттан соң да тешнең авызда тормау “үзенчәлеге” сакланып калган. Шуннан инде ханым ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләренә киңәш сорап мөрәҗәгать итәргә булган.

Белгечләребез аңа сыйфатсыз хезмәт күрсәтүгә килешүне өзү турында претензия проектын эшләргә ярдәм итте. Түләүле медицина хезмәтләрен күрсәтүче претензияне карап тикшерүгә, кулланучы белән үзара килеп туган бәхәсне судка кадәр тәртиптә хәл кылырга карар итеп,  күрсәтелгән хезмәтнең сыйфатсыз булып чыгуы сәбәпле, өлкән яшьтәге ханымга түләнгән акчасын кире кайтарып бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International