Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына сигез кеше (!), тышкы тимер ишекләр һәм фатир эчендәге агач ишекләр эшләү, урнаштыру буенча килешү шартлары үтәлмәүгә бәйле рәвештә, хосусый эшмәкәр В.В.Поляковның гамәлләренә, дөресрәге, гамәл кылмавына шикаять белән мөрәҗәгать итте.
Гадәттәгечә, барысы да бик әйбәт кенә башланып киткән. Кешеләр ишек рекламасын күрүгә, шалт итеп кенә килешүләр төзегән һәм ишекләрне урнаштырып китүне көткән. Эшмәкәргә беркемнең дә бернинди шиге булмаган. Чөнки моңарчы барлык килешүләр дә вакытында үтәлеп, ишекләрнең сыйфаты һәм эшләү срок ягыннан андый-мондый дәгъвалар күренмәгән. Тик...
Килешү шартлары буенча эш башкару срогы егерме биш эш көне тәшкил иткән. Әмма бу срок инде күптән чыккан, тик килешүдә күрсәтелгән адреслар буенча ишекләрне китереп бирүче генә күренмәгән.
Сатып алучылар башта проблеманы үзләре генә хәл итеп карамакчы булган, әмма тырышлыклары юньле-башлы нәтиҗә бирмәгән. Эшмәкәрнең эш урынында күренми башлавы кешеләрдә курку хисе барлыкка китергән. Шулай итеп, кулланучылар, чыннан да, акчасыз да, товарсыз да калган. Эшмәкәр исә качып йөрүен дәвам иткән.
Әмма кулланучылар хокукларын яклау турында закон мондый бәхәсләрне бик төгәл җайга салу мөмкинлеге бирә.
Мәсьәләне хәл кылу өчен кулланучылар, ярдәм сорап, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итте. Кулланучыларга хуҗалык итүче субъект исеменә претензияләр проектларын (кулланучылар анда үзләренең таләпләрен куйды) әзерләүдә булышлык күрсәтелде.
Закон нигезендә җавап бирү срогы тәмамлангач, 5 кулланучы судка дәгъва гаризасы проектын әзерләүгә ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Суд утырышлары йомгаклары буенча барлык карарлар да кулланучылар файдасына кабул ителде. Хуҗалык итүче субъекттан кулланучылар файдасына килешүләр буенча түләнгән акча, кулланучылар таләпләрен канәгатьләндерүнең ихтыярый тәртибен үтәмәгән өчен неустойка, мораль зыян һәм штрафлар түләтелде.