Иртәнге ашка – күбекле эчемлек

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

Иртәнге 10га кадәр “зәмзәм суы”артыннан кибеткә йөгерүнең мәгънәсе юк.  Ник дигәндә, бөтен Россия күләмендә аны сатуны чикләү сәгатьләре  23:00дән 8:00 сәгатькәчә булса, Татарстанда әлеге чикләү вакыты озаграк –  22:00дән 10:00 сәгатькә кадәр сузыла. Бу хакта кибетләрдә һәм сәүдә объектларында сатып алучылар өчен язмача рәвештә мәгълүмат эленеп тора. Кәгазьдә барысы да бик катгый кебек.  Ә чынында ничек?

2018 елның 19 сентябрендә республиканың эчке базарында халык куллануы товарлары бәяләре һәм ассортиментына мониторинг барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге хезмәткәрләре Зеленодол шәһәрендәге ике сәүдә объектында хәмер продукциясен, тәгаенләп әйткәндә, сыра сату вакытын чикләүне санга сукмау очракларын билгеләде. Әлеге фактлар буенча хосусый эшмәкәрләр административ хокук бозу турында беркетмәләр төзүгә чакырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International