Авыл халкы белән очрашу

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

2018 елның 24 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы Чистай муниципаль районының Кече Талкыш авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында, кулланучылар хокукларын яклау турында законны аңлату максатыннан чыгып, авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашу оештырды.

Чара барышында, кулланучылар хокукларын яклау турында мәсьәләләр белән беррәттән, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә керүче башка мәсьәләләр дә каралды.

Асылда сыйфатсыз товарлар сатып алуга, сыйфатсыз хезмәтләр күрсәтелүгә, претензияләр кую срокларына кагылышлы мәсьәләләргә тукталып үтелде. Моннан тыш кулланучылар белән сыйфатлы товарларны кире кайтару мөмкинлеге каралды, аларны Кире кайтарып яки алыштырып булмый торган товарлар исемлеге белән таныштыру булды.

Чара барышында кулланучыларга буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасының соңгы саны таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International