Арча районы Шушмабаш авылында гражданнарны кабул иттек

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

2018 елның 25 сентябрендә Арча муниципаль районының Шушмабаш авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү оештырылды. Анда Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы В.В.Сәгыйтов, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь  инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров катнашты.

Очрашу барышында авылда яшәүчеләргә кулланучы буларак үз хокукларын мөстәкыйль яклау буенча киңәшләр бирелде. Торак пунктта яшәүчеләр сыйфатлы товарны алыштыру сроклары, товарның сыйфатсыз булуы сәбәпле сатучыга претензияләр кую сроклары турында сораулар бирде һәм сатучы товарның үзенеке булуын танырга теләмәгәндә, нишләргә, дигән сорау куйды. Шулай ук суыткычның кимчелекләре ачыкланган очракта кулланучының нинди хокукларга ия булуы, товарның тартмасы-кабы өчен сатучы өстәмә түләү алырга тиешме-юкмы икәнлеге, заказ буенча эшләтелгән ишек сыйфатлы булып та,  заказ бирелгәндә күрсәтелгән үлчәмнәргә туры килмәсә, нишләргә, дигән сораулар кызыксындырды.

Авыл халкының барлык сорауларына квалификацияле, тулы җаваплар ирештерелде. Шулай ук чарада катнашкан һәркемгә товарлар сатып алганда уяурак булырга – сатып алганчы, продукциянең яраклылык вакытына һәм саклау шартларына игътибар итәргә киңәш бирелде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең инернетта “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән сайты эшләп килүе, анда претензияләр үрнәкләрен һәм файдалы, кирәкле бик күп мәгълүматларны табып булуы турында искә төшерелде. Моннан тыш гражданнарыбызның “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы аша мөрәҗәгать итү мөмкинлегенә кагылып үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International