2018 елның 24 сентябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина белән берлектә Саба муниципаль районында Шәмәрдән авыл җирлеге халкы өчен очрашу үткәрде.
Чара гражданнарны кулланучыларның төп хокуклары белән таныштыру, акны-карадан аера белгән кулланучыларның көндәлек тормышта үз хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләренең ничек якланылуын күрсәтү максатыннан үткәрелде.
Очрашу бик эчтәлекле һәм кызык булды. Авыл халкына иң элек куллану базары өлкәсендәге гамәлдәге законның төп нормалары аңлатылды. Кәрәзле телефоннар, мебель, кием-салым сатып алу, азык-төлек, дару бәяләре һ.б. кебек куллану базарының төрле өлкәләренә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Ә инде сыйфатсыз товарлар сатып алуга, төрле хезмәтләр күрсәтелгәндә һәм эшләр башкарылганда ачыкланган кимчелекләргә бәйле мәсьәләләр килеп туган очракларда Арча территориаль органына мөрәҗәгать итәргә киңәш бирелде, биредә хезмәткәрләребезнең бу мәсьәләләрне хәл кылуга һәрвакыт әзер булулары искәртелде.
Моннан тыш авыл халкына “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә булып узган азык-төлек подукцияләрен дегустацияләү нәтиҗәләре турында сөйләп үтелде.
Очрашуда катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл кылу юллары күрсәтелгән басма продукция һәм «Вестник потребителя» газетасының чираттагы саны таратылды.