2018 елның 19 сентябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров Олы Мишә авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү үткәрде. Кулланучылар хокукларын яклау турында законны аңлату, халыкның кулланучы буларак аң-белемнәрен үстерү, гражданнарга куланучылар хокукларын дәүләти һәм иҗтимагый яклауның төп механизмнарын төшендерү чараның төп максатына әйләнде.
Гражданнарны иң элек көнкүреш техникасы, кием-салым, азык-төлек товарлары сатып алу, элемтә чараларын ремонтлау һзм башка төрле хезмәт күрсәтүләргә кагылышлы мәсьәләләр кызыксындырды. Шулай ук интернет аша төрле хезмәт күрсәтүләрдән файдаланганда үз хокукларыңны яклау мәсьәләләренә кагылып үтелде.
Авыл халкына “Вестник потребителя” газетасы, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр турында мәгълүматлар, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнары эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары урын алган брошюралар һәм буклетлар таратылды.