Сыр һәм сыр ризыклары күргәзмәсе-дегустациясендә

2018 елның 28 сентябре, җомга

2018 елның 26 сентябрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә сыр һәм сыр ризыклары күргәзмәсе-дегустация үткәрелде. Күргәзмәгә әлеге продукциянең бик зур ассортименты – рокфор, стилтон, фета, сулугуни, брынза, рикотта, төрле тәмләткечләр һәм үләннәр кушып җитештерелгән сырлар тәкъдим ителде. Халыкка сыр һәм сыр ризыклары үзенчәлекләрен аңлату чараның төп максатына әйләнде.

Шул ук көнне Беларусь ярминкәсе дә узды. Аны “Ярминкә Клубы” төбәк иҗтимагый оешмасы оештырды. Беларусь ярминкәсе кунакларын сыйфатлы товарларның киң ассортименты: чын белорус колбасасы һәм сөт ризыклары, бал, төрле тәм-томнар, кием-салым һәм трикотаж, дару үләннәре һәм косметика, халык сәнгать промыселлары әйберләре, бүләкләр һәм сувенирлар, елмаюлы йөзләр, күтәренке кәеф белән куандырды.
Әлеге чараларда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре дә актив катнашты. Алар халыкка кулланучылар хокукларын яклау, төрле товарлар, аерым алганда, азык-төлек сатып алганда сатып алучыларның нинди хокукларга ия булуы турында аңлатты. Белгечләребез Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен үтәүне аерым игътибар үзәгенә алды.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International