Нурлатта – ведомствоара комиссия утырышы

2018 елның 28 сентябре, җомга

2018 елның 26 сентябрендә Нурлат муниципаль районы Советы Зур залында Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Л.Н.Мәннапов рәислегендә Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм мондый очракларны булдырмый калу буенча ведомствоара комиссиянең (МВК) чираттагы утырышы үткәрелде. Чарада ведомствоара комиссия әгъзалары, прокуратура, суд приставлары хезмәте, Нурлат районы үзәк хастаханәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, «Алкоторг» ҖЧҖ һәм «Эфес» сыра кайнату компаниясе вәкилләре, шулай ук үзләренең сәүдә объектлары «Русская валюта» һәм «WISE STYLE COLD» аракылары бәясен киметү буенча адреслы программага кертелгән хуҗалык итүче субъектлар катнашты.

 Утырышта агымдагы елның 8 ае йомгаклары буенча, узган елның шушы ук чоры белән чагыштырып, районның сәүдә нокталарында хәмер продукциясен сату күләме, Татарстан Республикасының хәмер базарындагы хәлен бәяләү күрсәткечләре буенча район рейтингы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай территориаль органының, Нурлат районы буенча эчке эшләр бүлегенең эш нәтиҗәләре, эчкечелекне һәм хәмердән агулануларны кисәтү чаралары каралды.

Утырыш йомгаклары буенча алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм кисәтү, республикада җитештерелгән хәмер продукциясенең күбрәк сатылуына этәргеч бирү, “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы белән эшләүне көчәйтү, башкарыла торган эш нәтиҗәләрен җирле массакүләм мәгълүмат чараларында чагылдыру турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International