1990 елның 14 декабрендә БМО Генераль ассамблеясе 45/106 нче резолюциясе нигезендә, җәмәгатьчелек игътибарын өлкән яшьтәге кешеләр проблемаларына җәлеп итү максатыннан чыгып, 1 октябрьне Халыкара өлкәннәр көне (International Day of Older Persons) дип санарга карар итте. Баштарак бу дата Европада, бераз соңрак – Америкада гына билгеләп үтелсә, 1990 нчы еллар азагында инде бөтен дөньяда бәйрәм ителә башлады.
2018 елның 24 сентябрендә Апас районы Мәдәният йортында Апас районы авыл җирлекләренең ветераннар советлары рәисләре өчен Өлкәннәр көненә багышланган очрашу булып узды. Очрашуда башкарма комитет рәисенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, Россия Пенсия фондының ТР Апас районы буенча бүлеге, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Апас муниципаль районындагы бүлеге, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы белгечләре катнашты. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Г.Н.Абдрахманова чарага җыелган халыкны кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законның төп нигезләмәләре белән таныштырды.
Район авыл җирлекләренең ветераннар советлары рәисләрен челтәр кибетләрен тикшерүләрнең ешлыгына бәйле мәсьәләләр; азык-төлек товарларына бәя кую, яраклылык вакыты чыккан товарлар сату мәсьәләләре кызыксындырды. Белгечебез барлык сорауларга, гамәлдәге законга таянып, квалификацияле җаваплар бирде.
Очрашу эшлекле рухта узды. Өлкән буын вәкилләре үткәрелгән чарадан бик тә канәгать калды. Ахырда аларга тематик буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасының соңгы саны таратылды.