Пыскаклап яуган яңгырлы суык көз, иртәнге яз һәм яңгырлы җылы җәй көннәрен зонттан башка күз алдына китерү кыен. Билгеле бер файдасы өстенә, уңышлы сайлап алынган тәкъдирдә, кешегә күркәмлек, стиль хисе дә өсти әле ул. Зонт җете төстә булганда, болытлы ямьсез көннәрдә үзебезне әллә каян ук “танытып”, кәефне күтәреп җибәрә. Әмма кулчатыр сайлау – җиңел генә эш түгел, аның турында без күпне белмибез чөнки.
Зонт сайлаганда, гомум кабул ителгән нинди кагыйдәләрне белеп торырга кирәк соң?
Зонт өч төрле – кул таягы рәвешендә, механик җыелма һәм автомат җыелма зонтлар була.
Сатып алганчы, зонтны берничә тапкыр ачып-ябып карарга, механизмының төзек булуын һәм ни дәрәҗәдә җиңел эшләвен, шыгырдау-шыгырдамавын тикшерергә кирәк. Автомат яки ярымавтомат рәвештә ачыла-ябыла торган зонтка күз төшсә, шулай ук ачу-ябу өчен билгеләнгән төймәсенең төзеклеген дә барлау шарт.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына кул таягы рәвешендәге зонт сатып алган бер ханым мөрәҗәгать итте. Берникадәр вакыт эчендә файдаланганнан соң, күп урын алуы, ягъни җыйнак булмавы сәбәпле кулчатырдан гайрәте кайткан икән. Безгә ул, бу зонтымны башкасына алыштырып буламы, дигән сорау белән мөрәҗәгать итте. Белгечләребез кулланучыга болай дип аңлатты: “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 РФ Законының 25 статьясы нигезендә, кулланучы азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны, формасы, габаритлары, фасоны, төсе, үлчәме яки комплектациясе ягыннан яраксыз булып чыккан очракта, бу товар кулланылышта булмаганда, товар рәвеше, куллану үзенчәлекләре, пломбалары, фабрика ярлыклары сакланганда, сатучыдан шундый ук башкасына алыштырып алуга хокуклы”. Кулланучыбыз әлеге сүзләрне ишеткәч, кәефе төшсә дә, товарының кулланылышта булганлыгын яшереп тормады.
“Ә менә гарантия срогы дәвамында товарда завод җибәргән брак ачыкланган очракта, товарны сатып алган урынга барып, аны алыштыру яки бәясен киметүне, шулай ук брак товар өчен түләнгән акчагызны кире кайтаруны таләп итә аласыз”, – дип аңлатты ханымга белгечләребез.
Сатып алган яңа зонтыгызмы ул, башкасымы – уңышлы булып чыксын һәм сезгә бары тик уңай тәэсирләр генә бүләк итсен!