Тагын шул сыра!

2018 елның 28 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре Чистайда алкогольле продукцияне ваклап сату вакытына, шартлары һәм урыннарына карата чикләүләрнең ни дәрәҗәдә үтәлүенә мониторинг ясау барышында сыра сатуда закон бозу очрагына тап булды. «EVA» кафесы бармены бөкесен ачмыйча гына (димәк, сыра кафеда эчү өчен түгел, ә  алып чыгып китү өчен сатып алынган, ә бу законга каршы килә)  «Охота крепкое» сырасын сатып җибәрде. Бармен үзе аңлатканча, җәмәгать туклануы предприятиеләрендә бөкесен ачмаган килеш сыраны сатарга ярамавын белмәгән икән.

 Ә җәмәгать туклануы предприятиесендә эшчәнлек алып баручы хосусый эшмәкәр, үз чиратында, хезмәткәрләренең алкогольле продукция сату шартларын үтәүләренә контрольлекне тәэмин итмәгән. Бу исә ахыр чиктә “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22 ноябрь, 1995 ел, №171-ФЗ Федераль законның 16 статьясын бозуга китергән.

Хәзерге вакытта тикшерү материалы – административ хокук бозу турында эшне тикшерү стадиясендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International