Төнге “ау”

2018 елның 28 сентябре, җомга

Төнге сәгатьләрдә алкогольле продукцияне ваклап сату ягын каеручыларны “аулау” дәвам итә. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә Татарстан Республикасы дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең рәсми порталындагы “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына (uslugi.tatarstan.ru) гражданнарыбыз җибәргән хәбәрләр буенча “төнге дозор”да булып кайтты.

Нәтиҗәдә ике хәбәрдә бәян ителгән хәлләр расланды:

- «Смак» кибетендә (Әлмәт ш., Сөләйманова ур., 7 й.) сыра сату факты билгеләнде;

- «Империя вкуса» кибетендә (Әлмәт ш., Җәлил ур., 18 й.) төнлә сыра сатылуы расланды.

Шәхси мәнфәгатьләрен законнан өстенрәк куйган хосусый эшмәкәрләргә карата РФ КоАП  14.16 статьясындагы 3 өлеше буенча беркетмәләр тутырылачак.

Ә инде “Халык контроле”нә чын хәбәрләр җибәргән гражданнарга акча биреләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International