Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Йосыф улы Әхмәтханов Кукмара муниципаль районының Кукмара шәһәренә эшлекле сәфәр кылды

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

2018 елның 28 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Йосыф улы Әхмәтханов Кукмара муниципаль районының Кукмара шәһәренә эшлекле сәфәр кылды. Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы күчмә чараның төп вакыйгасына әйләнде.

Комиссия эшендә Кукмара муниципаль районы хакимияте башлыгы С.Д.Димитриев, Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе А.Х.Гарифуллин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге начальнигы, “Роспотребнадзор” идарәсенең Саба, Мамадыш, Теләче, Кукмара районнарындагы территориаль органы начальнигы, РФ Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе Кукмара районы буенча №10 районара инспекциясенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге баш салым инспекторы, «Алкоторг» ҖЧҖ, «Белый кремль» ААҖ, хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Комиссия 2018 елның 8 ае йомгаклары буенча Кукмара районының хәмер базарындагы гомуми хәлләргә кагылышлы мәсьәләләрне карады:

- район территориясендә сәүдә объектлары һәм авыл җирлекләре буенча хәмер продукциясен сатуга анализ ясалды;

- Татарстан Республикасында җитештерелә торган хәмер продукциясе күләмен арттыру турында;

-  гражданнарның “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгатьләре буенча эшне көчәйтү турында;

- алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү эше турында;

- «Алкоторг» ҖЧҖнең Кукмара муниципаль районындагы эше турында;

- «Татпотребсоюз» системасы предприятиеләре тарафыннан республикада җитештерелгән алкогольле продукцияне сату турында, шул исәптән күчмә сәүдә аша;

- «Татспиртпром» АҖнең «Белый кремль» яңа сыра кайнату заводы продукциясен таныту турында мәсьәләләр каралды.

Комиссия утырышы барышында Татарстан Республикасында хәмер базарын ваклап сатуның җирле базарларындагы хәлләрне бәяләү индикаторлары каралды.

Комиссиянең эш нәтиҗәсен яхшырту өчен, хәмер базарындагы вәзгыятьне яхшырту буенча тиешле чишелешләр эзләп табу, легаль хәмер продукциясен сату күләме кимүгә юл куймау һәм алкогольле, спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны кисәтү мәсьәләләре буенча хокук саклау, контрольлек органнары һәм район башкарма комитетының берлектә эшләвен көчәйтү, алкогольле продукцияне сату буенча сәүдә нокталары саны кимүгә юл куймау, халык белән “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында эшләүне яхшырту һәм хәмер продукциясен җибәрү буенча сәүдә предприятиеләре заявкаларын үтәүне тәэмин итү максатыннан чыгып, хәмер базары торышына анализ ясау эшен даими төстә алып бару тәкъдим ителде.

Күчмә чара барышында  Җәүдәт Йосыф улы Әхмәтханов Кукмара районы гражданнары өчен  кабул итү дә үткәрде әле. Гражданнарны алкогольле продукция һәм сыра сату өлкәсенә кагылышлы төрле мәсьәләләр кызыксындырды. Аларның барлык сорауларына тулы җаваплар һәм төпле киңәш-табышлар бирелде.

Гомумән, чара бик нәтиҗәле төстә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International