Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре мондый мониторинглар үткәргәндә өлкәннәргә консультацияләр дә бирә.
Әйтергә кирәк, белгечләребез халык белән кулланучылар хокукларын яклау буенча консультацияләрне теләсә кайда: шәһәр һәм район күләмендәге чараларда да, турыдан-туры Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе кабинетларында да үткәрә. Консультацияләр берочтан халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсе клиентлары һәм кибетләрдә сатучылар белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге дә бирә.
Өлкән яшьтәге гражданнарга һәрдаим үз гамәлләрен төптән уйларга, шулай ук мошенниклар кармагына эләкмәс өчен уяурак булырга өндибез.
“Гомер көзе”нә кергән гражданнарыбызга бу юлы да торак-коммуналь хезмәтләрдән, түләүле медицина, косметика салоны, кием-салым төзәтү һәм тегү ательесы хезмәтләреннән файдаланучы белешмәлекләрен, азык-төлек өстәмәләре турында белешмәлекләр һ.б. тараттык.