Арча шәһәрендә ведомствоара комиссия узды

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

2018 елның 29 сентябрендә  Арча муниципаль районының этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм мондый очракларны булдырмый калу буенча ведомствоара комиссиясе утырышы булып узды. Утырышны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары З.З.Шәрәфетдинов үткәрде. Чарада Арча муниципаль районы башкарма комитетының икътисад һәм финанс бүлеге баш белгече Г.Х.Галимуллина,  Арча муниципаль районы Советының юридик мәсьәләләр буенча бүлеге баш белгече Л.Г.Сәгыйтова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге икътисадый иминлек һәм коорупциягә каршы көрәш бүлекчәсе өлкән оперуполномоченные А.Г.Ногманов, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров, Арча муниципаль районы Үрнәк авыл җирлеге башлыгы И.Р.Камалетдинов, «Алкоторг» ҖЧҖ сәүдә вәкиле Р.Г.Галимова катнашты.

Комиссия 2018 елның 8 ае йомгаклары буенча Арча районы хәмер базарындагы гомуми вәзгыятькә бәйле түбәндәге мәсьәләләрне карады:

- район территориясендә сәүдә объектлары һәм авыл җирлекләре буенча хәмер продукциясен сатуга анализ ясалды;

- алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү турында;

 - Татарстан Республикасында җитештерелә торган хәмер продукциясе, шул исәптән аракы һәм сыра  күләмен арттыру турында;

- «Татспиртпром» АҖнең «Белый кремль» яңа сыра кайнату заводы продукциясен таныту турында;

- «Алкоторг» ҖЧҖнең Арча муниципаль районындагы эше турында;

-  гражданнарның “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгатьләре буенча эшне көчәйтү турында мәсьәләләр каралды.

Арча муниципаль районы Үрнәк авыл җирлегендә читтән кертелгән аракының ваклап сату күләме арту мәсьәләсенә аерым туктлып үтелде.

Утырышта түбәндәге карарлар кабул ителде: хәмер базарындагы вәзгыятьне яхшырту максатыннан чыгып, хәмер базары торышына даими анализ ясау; Ведомствоара комиссия утырышының чираттагысына легаль хәмер продукциясе, шул исәптән республикада җитештештерелгән аракы сату күләме кимүгә юл куйган авыл җирлекләре башлыкларын чакырту; хәмер продукциясен сату буенча сәүдә нокталары саны кимүгә юл куймау мәсьәләләре буенча контрольлекне көчәйтү, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны кисәтү һәм легаль хәмер продукциясен сату күләме кимүгә юл куймау; “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында халык белән эшләүне көчәйтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International