Теләче районы Айдар авылында гражданнарны кабул итү

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 10 октябрендә Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров Теләче муниципаль районы Айдар авылында гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.

Әлеге чараның максаты кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законны аңлату, авылда яшәүчеләрнең, кулланучы буларак, аң-белемнәрен үстерү, гражданнарга кулланучыларның хокукларын дәүләти һәм иҗтимагый яклауның мөһим механизмнарын аңлатудан гыйбарәт булды.

Авылда яшәүчеләрне сыйфатсыз товар өчен түләнгән акчаны кире кайтару, сыйфатсыз товарны башкасына алыштыру, сыйфатсыз товарларга таләпләр кую сроклары  кызыксындырды.

Чара ахырында кулланучы өчен мәгълүматлар һәм территориаль орган реквизитлары урын алган буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International