16 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов Баулы районына эшлекле сәфәр кылды. Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы үткәрү күчмә чараның төп вакыйгасына әйләнде. Төп максат – алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә тәртип салу.
Киңәшмәдә агымдагы елның тугыз аенда алкогольле продукция сатуның гомуми күләме кимү, Татарстан Республикасы һәм Баулы районы буенча хәмер продукциясе сатуның җан башына туры килә торган уртача күрсәткечләрнең түбәнгә тәгәрәве турында сөйләп үтелде. Авыл җирлекләре буенча төгәл мәгълүматлар китерелде.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән уртак эш нәтиҗәләре турында фикер алышу булды.
Татарстан Республикасының Этил спирты, алкогольле продукция җитештерү, әйләнеше һәм сыйфаты өлкәсендә дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучыларның хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов үзенең чыгышында алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнеше очракларын ачыклау һәм мондый очракларын кисәтү фактлары буенча максатка юнәлешле эш барылырга тиешлеген билгеләп үтте. Ул шулай ук, бер тарыдан ярма пешми, дигән халык мәкале китереп, легаль булмаган спиртлы продукция әйләнешен барлык дәүләт органнарының бер йодрыкка тупланып контрольлектә тотарга тиешлекләрен басып ясап әйтте. Шулай ук гражданнарыбыз да бу эштән читтә калырга тиеш түгел: моның өчен “Кайнар линия”гә шалтыратып, закон бозу очрагы турында хәбәр итү дә җитә, дип искәртте ул.
– Ялган аракы, легаль булмаган сыйфатсыз спиртлы эчемлекләр кеше организмына зур зыян салып, агулануга китерә. Хәтта ки лицензиягә ия булучы сәүдә нокталарыннан сатып алынган спиртлы эчемлекләрнең дә агулануга китерү очраклары бар. Монысы инде эчемлекнең чамасын белми куллануга бәйле. Шуңа күрә җәмгыятьтә эчү культурасын пропагандалау кирәк.
Сәүдә нокталарында ЕГАИС системасын урнаштыру легаль булмаган хәмер сатуга нокта куячак. Эчкечелекнең беркайчан да модада булганы юк. Иң яхшысы – сәламәт, аек тормыш алып бару. Ә Баулы районында моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек.