Халык белән очрашулар эзсез калмый

2018 елның 19 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында халык белән очрашулар уздыру инде күптәннән бик матур традициягә әйләнде. 2018 елның 18 октябрендә Әтнә муниципаль районы Түбән Бәрәскә авылында әнә шундый очрашуларның чираттагысы булып узды. Биредә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина гражданнарны кабул итү үткәрде.

Очрашуда өлкән яшьтәге кешеләр дә катнашты. Аларның һәрбарчасына кулланучылар хокукларын яклау буенча киңәш-тәкъдимнәр ирештерелде, кулланучы хокукы санга сугылмаган очракларда ниндирәк гамәлләр кылырга кирәклегенә өйрәтелде.

Чарага җыелган халык товарлар сатып алганда нәрсәләрне белеп торырга, нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклегенә төшендерелде. Сыйфатсыз товарлар сатып алуга бәйле теге яки бу сораулар килеп туган очракта Арча территориаль органына мөрәҗәгать итәргә киңәш бирелде, биредә хезмәткәрләребезнең бу мәсьәләләрне хәл кылуга әзер торулары  искәртелде.

Авыл халкы кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үзләренә  җиткерелгән киңәш-табышлар өчен эчкерсез рәхмәт сүзләре ирештерде. Без дә, үз чиратыбызда, очрашуның эзсез калмыйча, куллану базарында килеп туган теге яки бу мәсьәләләрне хәл кылуга ярдәм итәсенә ышанып калабыз.

Гражданнарны кабул итү төгәлләнгәннән соң авыл җирлеге хезмәткәрләре белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар үткәрелде.

Чара азагында барча кешегә кулланучылар өчен белешмәлекләр, территориаль орган реквизитлары урын алган визиткалар һәм «Вестник потребителя» газетасының чираттагы саны таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International