“Алан” базарында – семинар

2018 елның 19 октябре, җомга

2018 елның 18 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре “Алан” базары сәүдә ноктасы эшмәкәрләре һәм сатучылар өчен өйрәтү характерындагы семинар үткәрде.

Әйбәт аяк киеме сатып алу – гади генә эш түгел. Кемдер аны базардан, кемдер – фирма кибетеннән сатып ала. Базарда теге яки бу аяк киеме алып, соңыннан аның сыйфатсыз икәнлеген ачыклаган кулланучыларның күбесе диярлек үз хокукларын якларга маташып та карамый. Шул ук вакытта “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законда товарны сатып алу урынына карата бернинди дә чикләүләр билгеләнмәгән.

Чарада катнашучыларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның төп нигезләмәләре аңлатылды. Аларда сатучының кулланучыга сыйфаты килешүдә күрсәтелгәнгә туры килгән товар тапшырырга тиешлеге аңлатылган. Килешүдә товарның сыйфаты турында шартлар билгеләнмәгәндә, сатучы кулланучыга конкрет товарга карата куела торган максатларга  һәм билгеләнеше максатына туры килердәй товар тапшыруга бурычлы. Шулай ук РФ Хөкүмәтенең № 55 карары белән расланган, кулланучыларга турыдан-туры кагылышлы Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре бүлекләре дә аңлатылды. Шул исәптән куллану базары өлкәсендә сатучыларны гына түгел, сатып алучыларны да кызыксындырган бик күп мәсьәләләр каралды.

Семинарда катнашучыларга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән кулланучылар өчен белешмәлекләр таратылды.

Чаллы территориаль органы белгечләре тарафыннан мондый күчмә чараларның даими нигездә үткәрелеп килүен искә төшерик. Берочтан теләгендә булган барча гражданнарыбызның куллану базары өлкәсендә үзләрен кызыксындырган барлык мәсьәләләр буенча “Кайнар линия” телефонына (8(8552)71-43-0) шалтырата алуларын да искәртеп үтик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International