Ә ишек кайда?

2018 елның 19 октябре, җомга

“Җәйнең соңгы көнендә, ай саен әз-әзләп түләп бару шарты белән, тимер ишек сату-алу буенча килешү төзегән идем, әмма аны әлегәчә китереп биргәннәре юк!” – борчылуы тавышына чыккан бер кулланучыбыз Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына әнә шулай дип мөрәҗәгать итте.

Сатып алучыга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 23.1 статьясы нигезендә претензия тутыруга ярдәм ителде: документта түләнгән акчаны кире кайтару һәм үзвакытында тапшырылмаган товарга неустойка түләтү турында таләпләр куелды.

Сатучының әлеге мәсьәләне уңай хәл кылырга тырышасына өметләнәбез, юкса аңа бу проблеманың чишелешен судта табарга туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International