2018 елның 16 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы “Форпост” җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмасы әгъзалары өчен семинар-киңәшмә үткәрде.
Шулай итеп, яшьләргә легаль булмаган әйләнештәге алкогольле һәм спиртлы продукцияне сатып алу һәм куллануның нинди хәтәр-бәлаләргә китерү ихтималы, “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының эше турында тәфсилләп аңлатылды. Берочтан алар алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактлары турында заявкалар урнаштыру тәртибенә төшендерелде.
Әлеге чараның максаты – халыкның иң күндәм, иң актив өлешен легаль булмаган хәмергә каршы көрәшкә җәлеп итү һәм хәмер базарында тәртип урнаштыру, җәмгыятьтә закон бозу күренешләренә карата нәфрәт тәрбияләү.
Семинардан соң яшьләрнең барчасына мәгълүмати-агарту характерындагы материаллар таратылды.