Менделеев районы хәмер базарында закон бозуларны кисәтү буенча мобиль төркемнең төнге рейды барышында шәһәрнең сәүдә павильоннарыннан берсендә 22.00 сәгатьтән соң хәмер продукциясен (сыра) сату факты билгеләнде.
“Вакытка карап тормаган идем шул...” – кибет сатучы килеп туган хәл уңаеннан аңлатма язуында әнә шулай дип язып куйган. Шул ук вакытта процессуаль документларны тутыру барышында кибеткә байтак кына яшьләр кереп чыкты. Әлбәттә инде, алар хәмергә дип кергән иде. Әмма эшнең нидә икәнлеген аңлап, егетләргә буш кул белән чыгып китәргә туры килде.
Хосусый эшмәкәргә карата РФ КоАП 14.16 статьясындагы 3 өлеше буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды.