2018 елның 18 октябрендә ТР Арча муниципаль районы Иске Чүриле авыл җирлегенең Венета авылында кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булды. Чараны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина үткәрде.
Кабул итү барышында 8 кешегә консультация бирелде. Аларның һәркайсына үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча киңәш-табышлар ирештерелде. Гражданнар, сыйфатсыз товар сатып алырга туры килгән очракта нишләргә, дигән сорауга җавап тапты, таләпләр кую, техник яктан катлаулы товарларга диагностика һәм экспертиза үткәрү, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре, шәһәрара маршрутларда пассажирлар ташу кагыйдәләре турында бик күпне белүгә иреште. Алкогольле продукция сату өлкәсенә кагылышлы сораулар да булды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең интернет челтәрендә “Кулланучылар хокукларын яклау” сайты эшләп килүе, анда претензия үрнәкләре, гомумән, файдалы бик күп мәгълүматлар табып булу мөмкинлеге турында искә төшерелде. Шулай ук гражданнарның “Халык контроле” ТР Дәүләт мәгълүмат системасы аша хәбәр җиткерә алуына да кагылып үтелде.