Менә сиңа беренче номерлы ишек!

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

Кагыйдә буларак, бүлмә ишеген сайлау нечкәлекләрен белмәгән кулланучыларыбыз бары тик тышкы рәвеше һәм бизәлешеннән чыгып кына эш итә. Әмма болай эшләү дөрес түгел. Шулай ук товарны җитештерү технологиясе һәм материаллары сыйфатына да игътибар бирү кирәк. Халык асылда ишекнең берничә төренә: щитовой, эче буш, катнаш материаллардан эшләнгән һәм тулысынча агачтан эшләнгән (массив) ишекләргә өстенлек бирә. Озакка чыдамы кирәк булганда, әлбәттә инде, массивтан эшләнгән агач ишекләр сайлап алу әйбәтрәк. Бу максатта иң  шәп материаллар – корычагач, имән һәм бүк. Мондый ишекләр, тамчы да үзгәрмичә, формасын югалтмыйча, бик озак хезмәт итә.

Чынында сыйфатлы бүлмә ишеген сайлап алу  – җиңел генә эш түгел. Көнкүреш техникасыннан аермалы буларак, ишекне сайлауда, характеристикаларыннан тыш, сатып алучыга әле зәвык та кирәк.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына бер кулланучыбыз сыйфатсыз ишек өчен түләнгән акчасын кире кайтарып алуда ярдәм кулы сорап мөрәҗәгать итте. Баксаң, Чаллыда яшәүче бу ханым  «Двери №1» кибетеннән ишек сатып алган. Әмма бер ел узар-узмастан ук ишек өслегенә ябыштырылган пленкасы куба һәм ишек бүртә башлаган.

Территориаль орган хезмәткәрләре «Двери №1»  кибетенә барып, кибет җитәкчелеге белән аңлату характерындагы әңгәмә үткәрде. Анда “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның төп нигезләмәләре, шулай ук РФ Хөкүмәтенең №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре бүлекләре (турыдан-туры кулланучыларга кагылышлы) бәйнә-бәйнә аңлатылды. Әңгәмәдән соң кибет җитәкчелеге кулланучы ханымга сыйфатсыз ишек өчен түлөнгөн акчасын  кире кайтарып бирү турында карарга килде. Бүлек белгечләренә куллану базары өлкәсенә кагылышлы бик күп сораулар бирелде. Аларның һәммәсенә квалификацияле, тулы җаваплар ирештерелде һәм мәсьәләләрне хәл кылу юллары күрсәтелде.
Чарада катнашучыларның һәрбарчасына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән буклетлар таратылды.

Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Бүлмә ишегенең, чыннан да, сыйфатлы икәненә инану өчен, сатып алганчы, товарның паспортына күз салыгыз: анда конструкцияне җитештерүдә нигез итеп алынган ГОСТ һәм    СНиПлар күрсәтелгән булырга тиеш. Бүлмә ишекләрен җитештерүчеләргә мәҗбүри сертификация процедурасын узу мәҗбүри булып тормаса да, җитди компанияләр ихтыярый сертификация өчен түләргә авырыксынмыйлар һәм шул рәвешле абруйларына тап төшүдән сакланалар. Кулланучыга ГОСТ номерларын белү мәҗбүри түгел, аның күрсәтелгән булуы гына да берәр нинди гараж-фәләндә әшер-өштер  эшләнгән ишек сатып алу куркынычын бермә-бер киметә. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International