Яшел Үзәндә “ФОРПОСТ” яшьләре белән очрашу

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

Республикабыз территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм әйләнештә йөртү өлкәсендә законны үтәүгә контрольлек итүгә гражданнарны җәлеп итү ТР “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының төп бурычы булып тора.

Шуны истә тотып, территориаль орган хезмәткәрләре 2018 елның 12- 19 октябрендә Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы  җәмәгать тәртибен саклау буенча "Форпост" Яшел Үзән яшьләр (студентлар, мәктәп укучылары) оешмалары үзәге” муниципаль бюджет уреждениесендә һәм “Чүпрәле тармак технологияләре техникумы” ГАПОУда яшьләр белән очрашулар үткәрде.

Чараларда этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозу мәсьәләләре күтәрелде. Яшьләргә шулай ук “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына заявкалар урнаштыру кагыйдәләре, расланылган хәбәрләр өчен түләнелә торган акча күләме турында сөйләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International