Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 2018 елның 18 октябрендә Уфа шәһәрендә “ШОС һәм БРИКС киңлегендә кече бизнесны үстерү һәм хезмәттәшлек перспективалары” дигән темага IV халыкара кече бизнес форумының үткәрелгәнлеге турында хәбәр итә.
Форумда ШОС һәм БРИКС илләренең хакимият органнары һәм бизнес вәкилләре (24 якын һәм ерак чит ил делегацияләре), шулай ук Россиянең 40тан артыграк төбәге вәкилләре, барлыгы 1400 кеше катнашты.
Чараны, Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы, ШОС Эшлекле советы, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, РФ Икътисадый үсеш министрлыгы, РЭЦ, МСП корпорациясе, АСИ, Россия Саклык банкы, Россия франчайзинг ассоциациясе һәм кайбер башка иҗтимагый оешмалар ярдәмендә, Башкортстан Хөкүмәте оештырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Р.М.Арсланова “ШОС һәм БРИКС киңлегендә мультиформатлы сәүдә” дигән “Түгәрәк өстәл”дә, шулай ук “Кече эшмәкәрлек субъектлары һәм акцизлы товарлар” экспертлар секциясе эшендә катнашты.
Чарада катнашучылар, урта һәм эре ритейлга альтернатива, өстәмә буларак, цивилизацияле кече форматлы сәүдәне дә үстерү зарурилыгы турында фикергә килде. “Түгәрәк өстәл” утырышы йомгаклары буенча тиешле резолюция кабул ителде. Товарларны санлы форматта маркировкалау, акцизлы товарлар базарында көндәшлек, челтәр кибетләрендә алкгольле продукция һәм тәмәкене ваклап сатуны җайга салу мәсьәләләре каралды.
Форумның эшлекле программасы, пленар утырыштан тыш, ШОС һә БРИКС илләре төбәкләре эшмәкәрләренең эшлекле багланышлары биржасын, “Түгәрәк өстәл”ләр, бизнес вәкилләре презентацияләрен һәм күргәзмәләр үткәрүне үз эченә алды.
Чараларда катнашучылар Россия төбәкләрендә һәм партнер-илләрдә эшмәкәрләргә ярдәм итү, сәүдә-күргәзмә чараларында, экспорт һәм импортны, техно- һәм индустриаль паркларны үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашты.
РФ Икътисадый үсеш министрлыгының Инвестицион сәясәт департаменты башлыгы Милена Арсланова бүген федераль дәрәҗәдә кабул ителә торган карарларның төбәкләрдә эшмәкәрлекне үстерүгә һәм ярдәм итүгә юнәлдерелүе, инде киләсе елда ук кече һәм урта бизнес субъектларын ташламалы финанслауны 1 триллион сумга кадәр җиткерү мөмкинлеге биреп, алга таба бу сумманың 100-200 млрд сумга үсәчәге турында билгеләп үтте.
Аның әйтүенчә, 2024 елга эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр санын 19 миллионнан 25 миллионга җиткерү планлаштырыла. Бу максатка ирешү юлында авылларда куллану кооперациясен үстерү, эшмәкәрлеккә өйрәнергә ниятләүче пенсия алды яшендәге кешеләр өчен белем бирү программалары игътибар үзәгенә алыначак.