Октябрь башларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына җитештерүнең легальлеген раслардай документларсыз гына хәмер продукциясен сату буенча 3 мөрәҗәгать һәм лицензиядән башка гына зур градуслы хәмер сату җәһәтеннән 1 мөрәҗәгать алынган иде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре №59-ФЗ Федераль законның 12 статьясында билгеләнгән срокта мөрәҗәгатьләрдә күрсәтелгән фактлар буенча административ тикшерүләр үткәрде. Шулай итеп, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органы хезмәткәрләренең, бер йодрыкка тупланып, оператив төстә эшләве нәтиҗәсендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды:
2018 елның 2 октябрендә “Балкыш” кибетеннән, түбәндәге адрес буенча урнашкан: Балтач районы, Чепья авылы, Дмитровская урамы, 53/1 -20 – 51 л. сыра;
2018 елның 5 октябрендә “Пивоман” кибетеннән, түбәндәге адрес буенча урнашкан: Кукмара районы, Кукмара ш., Ворошилов ур., .20 й –35,5 л. сыра;
2018 елның 10 октябрендә “Пенный край” кибетеннән, түбәндәге адрес буенча урнашкан: Теләче районы, Теләче авылы, Ленин ур., 28 – 67,5 л. сыра;
шулай ук чыгышы шик тудырган, легаль төстә җитештергәнлеген раслардай документлары булмаган килеш законсыз әйләнештә йөртелүче хәмер продукциясен сату фактлары билгеләнде. Бу бозулар РФ КоАП 14.16 статьясындагы 2 өлеше буенча квалификацияләнелә.
2018 елның 5 октябрендә “Магнолия” кибетендә (түбәндәге адрес буенча урнашкан: Кукмара районы, Киндеркүл б., Энергетиклар ур., 1 й.) РФ Эчке эшләр министрлыгының ТР Кукмара районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә административ тикшерү үткәрелеп, лицензиясез, документларсыз һәм ЕГАИСта теркәлмәгән килеш кенә зур градуслы хәмер сату факты билгеләнде. Нәтиҗәдә 8,95 литр күләмендә “каты” хәмерне әйләнештән алырга туры килде. Әлеге хуҗалык итүче субъект тарафыннан кылынган закон бозу РФ КоАП 14.17 статьясындагы 3 өлеше, 14.16 статьясындагы 2 өлеше, 14.19 статьясы буенча квалификацияләнелә.
Шул рәвешле гражданнарның уяулыгы һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләренең оператив гамәлләре нәтиҗәсендә 2018 елның 1 октябреннән 10 октябрьгә кадәр сыйфаты шик тудырган 132, 41 литр күләмендә хәмер әйләнештән алынды.
Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, халыкның хокукый аңы үсү турында нәтиҗә чыгарырга була.
Гражданнарыбызга, сыйфатсыз хәмернең законсыз әйләнешенә битараф калмыйча, халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга үзләреннән бәһаләп бетергесез өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерәбез. Расланылган һәр хәбәрләре өчен аларны 1000 сумнан 3000 сумга кадәр акчалата бүләк көтә.