“Форпост” үзәге өчен өйрәтү характерындагы семинар булды

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

Иң элек “Форпост” үзәгенең түбәндәге максатлардан чыгып оештырылганлыгын әйтеп үтик:

- яшьләр һәм студентлар мохитендә хокук бозуларны кисәтү;

-гражданнарның җәмәгать тәртибен саклауда ихтыярый катнашуын үстерү;

- җинаятьчелектән зыян күргән үсмерләр һәм яшьләргә ярдәм күрсәтү.

2018 елның 23 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең  Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров җәмәгать тәртибен саклау буенча “Форпост” яшьләр оешмасы әгъзалары өчен өйрәтү характерында семинар үткәрде.

Чара җәмәгатьчелекне алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуга контрольлек итүгә җәлеп итү эшенә багышлап үткәрелде.

Чарада катнашучылар игътибарына “Халык контроле” системасының эше турында мәгълүматлар ирештерелде, система турында тиешле материаллар таратылды.  Шулай ук алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм кисәтү эшендә җәмәгать контрольлегенең әһәмияте турында сөйләп үтелде.

Чара ахырында “Халык контроле” системасы аша Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең  Арча территориаль органына алынган мөрәҗәгатьләр турында мәгълүматлар ирештерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International