Закон сәүдә мөнәсәбәтләрен җайга сала

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

Түбән Кама территориаль органы белгечләре гражданнарыбызның кулланучы буларак аң-белемнәрен үстерү максатыннан даими рәвештә чаралар уздырып килә.

Бу юлы Түбән Кама шәһәре 27 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм В.Г.Тимирясов исемендәге Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен “Сәүдә мөнәсәбәтләрен җайга салучы төп документ буларак, кулланучылар хокукларын яклау турында закон” дигән темага дәресләр үткәрелде. Мондый дәресләр үткәргәндә, белгечләребез үзләре алдына берничә бурыч куя: беренчесе – белем бирү-өйрәтү: кулланучылар хокукларын яклау буенча белем эстәү, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законын тормышта кулланырга өйрәтү; икенчесе – тәрбия мәсьәләсе; хокукый культура, тыңлау осталыгы, толерантлы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Балалар, инде үсеп җиткән кулланучылар кебек, куллану базарындагы хокукый мөнәсәбәтләргә төшенүгә  зур омтылыш кына түгел, бәлки әле бу өлкәдә үзләренең белемнәрен дә күрсәтеп, белгечләребез белән һич тартынмыйча аралашты. Укучылар сатучыга, җитештерүчегә карата мөрәҗәгатьне ничек итеп дөрес рәсмиләштергә, интернет-сервис аша товарга закз биргәндә ничек төп башына утырып калмаска һәм соңыннан низагтан котылу юлын эзләгәнче, бәхәс килеп чыкканчы ук ничек итеп үз хокукларыңны якларга икәненә төшенде.

Чарада катнашучыларның барчасына, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә  яңа белемнәрен ныграк үзләштерсеннәр өчен, «Вестник потребителя Татарстана» газетасының соңгы саннары, шулай ук кулланучылар өчен белешмәлекләр таратылды.

В.Г.Тимирясов исемендәге Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбендә районның профилактика органнары: “ФОРПОСТ” җәмәгать тәртибен саклауга ярдәм итү үзәге директоры һәм Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының начар гаиләләр белән эшләү бүлеге әйдәп баручы белгече белән берлектә чара үткәрелде. Очрашу барышында шулай ук балигъ булмаган затлар арасында закон бозуларны кисәтү, Аксубай районының “Кибердружина”сы эше, интернет челтәрендәге җинаятьчелек һәм бу челтәрдә җәмгыять өчен куркыныч белән янардай төркемнәргә язылучыларны ачыклау  мәсьәләләре каралды.

Түбән Кама шәһәренең 27 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә исә, 1 ноябрь көнне Менделеев шәһәрендә үткәреләчәк олимпиаданың 3 нче этабына әзерләү максатыннан, 11нче сыйныфта укучы кыз белән шәхсән әңгәмә оештырылды.

Олимпиадада катнашучыларның һәрбарчасына уңышлар һәм җиңүләр теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International