Теләче авылында – ведомствоара комиссия

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 23 октябрендә Теләче муниципаль районы башкарма комитетында Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм мондый очракларны булдырмый калу буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды.

Комиссия Теләче районы хәмер базарындагы гомуми вәзгыятькә кагылышлы мәсьәләләрне карады:

  • 2018 елның III кварталы өчен алкогольле продукция сатуга анализ ясалды;
  • Район территориясендә авыл җирлекләре буенча алкогольле продукция сатуга анализ ясалды;
  • Алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү эшенә анализ ясалды;
  • Гражданнарның “Халык контроле” системасына мөрәҗәгатьләре буенча эшне көчәйтү мәсьәләләре каралды;
  • Җирле товар җитештерүчеләрнең продукциясен таныту – күбрәк сатылуына этәргеч бирү буенча тәкъдимнәр карап тикшерелде.

Комиссия утырышы барышында Татарстан Республикасында хәмер продукциясен ваклап сату буенча җирле базарлардагы хәлләрне бәяләү индикаторлары каралды һәм алга таба эшләү өчен бурычлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International