2018 елның 24 октябрендә Менделевскида район хакимияте башлыгы урынбасары Альберт Саттаров рәислегендә узган Координация советының чираттагы утырышында хәмер базарының торышы буенча мәсьәләләр каралды.
Көн тәртибенә алдагы киңәшмә беркетмәсен үтәү, 2018 елның 9 аенда һәм сентябрь аенда хәмер продукциясен сату йомгаклары, хәмер базарында закон бозуларны кисәтү буенча мобиль төркемнең эше, “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына җибәрелгән хәбәрләр, авылларга адреслы ярдәм мәсьәләләре һ.б. чыгарылып, барысы да тәфсилләп каралды.
Мәсьәләләнең һәммәсе комиссия рәисенең шәхси контрольлегенә алынды, шулай ук “Форпост” иҗтимагый оешмасы белән хезмәттәшлек итү турында карар кабул ителде.