2018 елның 25 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә сөт ризыкларына дегустация үткәрелде

2018 елның 26 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Европа сыйфат атнасын үткәрүгә әзерләнү кысаларында сөт ризыкларына – сөт һәм атланмайга кулланучылар дегустациясе уздырды. Чара “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәшү” дәүләт программасының “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” кече программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.

Ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесе бөтен дөнья күләмендә Бөтендөнья сыйфат көне буларак, ә бу көнгә туры килә торган атна Европа сыйфат атнасы буларак билгеләп үтелә. Сыйфат проблемасы дөньяның күп кенә илләре икътисадында иң актуаль проблемаларның берсе булып тора.  Сәламәтлегебез башлыча нинди ризыклар белән туклануыбызга бәйле ләбаса.

Дегустациягә ни өчен нәкъ менә сөт һәм атланмай чыгарылды соң? Чөнки бу ризыклар социаль әһәмиятле продуктлар төркеменә керә һәм аларны олысы-кечесе – барысы да куллана. Сөт ризыклары төркеме көндәлек куллану рационына, ягъни беренче чиратта кирәкле продукциягә керә. Моңа кадәр дә, программ чараларны тормышка ашыру максатыннан, шулай ук гражданнардан алына торган шикаятьләр саны үсүгә бәйле рәвештә, инде берничә тапкыр сөткә һәм атланмайга дегустацияләр уздырылды. Моннан 8-9 ел элегрәк ялганлап җитештерелгән атланмайның бик киң колач җәюен күпләребез әле хәтерли булыр.

Кызганычка, сөтне дә ялганлап җитештерергә була – үсемлек майлары яки коры сөт кулланып. Техник регламент таләпләре нигезендә, составында коры сөт булган сөтне “молоко питьевое” дип атарга ярамый. Мондый сөт “торгызылган сөт” яки “сөт продукты” гына булырга мөмкин. Чагыштырма сынаулар нәтиҗәләреннән күренгәнчә,  сайлап алынган кайбер үрнәкләрдә әлеге ризык атамасының дөрес күрсәтелмәве, ягъни шул рәвешле кулланучыларны алдарга маташу очраклары билгеләнде.

“Татарстанстан” мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасында сөт һәм атланмайны ваклап сату бәяләре – Идел буе федераль округында иң түбән дәрәҗәдә.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре тарафыннан үткәрелгән анкета нәтиҗәләреннән күренгәнчә, сорашып-белешүдә катнашучыларның 92 %ы чамасы сөт ризыкларын сатып алуны хуп күрә. Сорашып-белешүдән аңлашылганча, сөт һәм сөт ризыкларын кулланучыларның күпчелеге түбәндәге критерийләрдән чыгып эш итә: респондентларның 44%ы сыйфат-бәя нисбәтенә, 32%ы тәме һәм табигый составына, 9%ы  – бәясенә, 7%ы – сәүдә маркасының популярлыгына, сатып алучыларның 6%ы – рекламага, 2%ы таныш-белешләренең киңәшенә игътибар итә.

“Ропотребнадзор” ТР буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, күзәчелек эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча быелның 3нче кварталында гына да, билгеләнгән таләпләргә туры килмәве, яраклылык срогы чыгуы, сатуга чыгарылган товарда тиешле мәгълүматларның булмавы, бозылган булуы сәбәпле, барлыгы   822 кг  күләмендә  58 партия сөт продукциясе әйләнештән алынган.   Сөт продукциясе әйләнешендә ачыкланган закон бозулар өчен  җәмгысе 794 700 сумга 111 штраф салынган. Продукциянең дөрес декларацияләнмәгән булуы сәбәпле, 6 атамадагы сөт продукциясенең тиешле таләпләргә туры килү турында 2 декларациясенең гамәлдә булуы туктатып торылган.

Республиканың сөт базарында җирле җитештерүчеләр, шулай ук Россиянең башка төбәкләре, чит илләрнең бик күп җитештерүчеләре продукциясе тәкъдим ителгән. Бүген Татарстан Республикасы – Россиядә сөт җитештерү һәм эшкәртү буенча әйдәп баручы төбәкләрнең берсе, җирле җитештерүчеләр хисабына үзен сөт ризыклары белән тулысынча тәэмин итә алырдай төбәк булып тора. Соңгы елларда Татарстанда әлеге базарда эшләүче җитештерүчеләр, шул исәптән крестьян-фермер хуҗалыклары саны арту, шулай ук сөт һәм аннан җитештерелә торган продукция асортименты киңәү күзәтелә.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре программ чаралар кысаларында 196 атамадагы сөт продукциясен сайлап алды. Җитештерүчеләрнең географиясе – бик киң һәм төрле: Самара, Ульяновск, Түбән Новгород, Мәскәү, Вологда, Воронеж, Белгород, Саранск, Брянск, Калуга  һәм Саратов өлкәләре, Татарстан Республикасы, Чуашстан, Мордовия, Удмуртия һәм Башкортстан, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре; шулай ук Беларусь Республикасы.

Чагыштырма куллану дегустациясендә катнашкан барлык продукция Казан шәһәре сәүдә челтәрләреннән («Ашан», «Бәхетле», «Эдельвейс», «Карусель», «Перекресток»,   “Казан” агропромпаркы” һ.б.) сатып алынды һәм техник регламентлар таләпләренә, шул исәптән составы, үсемлек майларының булу-булмавы, органолептик, физик-химик, микробиологик күрсәткечләре буенча һ.б. игьлан ителгән параметрларга туры килү-килмәвен тикшерү өчен лаборатория тикшеренүләре үткәрүгә җибәрелде.

Иң элек шуны билгеләп үтәргә кирәк: лаборатория тикшерүе нәтиҗәләренә анализ ясаудан күренгәчә, сыйфаты ягыннан продукция бәясенең үзен акламау очраклары байтак. Сатып алынган үрнәкләрнең бәясе бер-берсеннән шактый ук аерыла, әйтик, сөт үрнәкләренең  бәясе – бер литры өчен 29 сумнан 77 сумга кадәр. Шул ук вакытта сөтнең очсызракларына гына түгел, кыйммәтләренә дә сыйфаты, сәламәтлек өчен куркынычсызлыгы ягыннан кимчелекләренә күрсәтеп үтелде.

Дегустация ябык рәвештә, ягъни продукция атамасы, җитештерүче предприятие атамасы игълан ителмичә генә уздырылды.

     Дегустация үткәрүнең максаты – сатып алынган сөт үрнәкләренең сыйфатын һәм сәламәтлек өчен куркынычсызлыгын бәяләүдән, иң яхшы җитештерүчеләрне ачыклау, алынган нәтиҗәләр турында мәгълүматларны кулланучыларга җиткерү; шулай ук, бу өлкәдәге хәлләрне яхшырту буенча җитештерүчеләр һәм сатучыларның уртак тырышлыгын берләштереп, халыкны сыйфатлы һәм сәламәтлек өчен зыян салмый торган продукция белән тәэмин итүдәге проблемаларны билгеләүдән гыйбарәт булды.

      Экспертлар комиссиясендә республиканың сөтчелек тармагы белгечләре: Казан, Алабуга, Чаллы, Алексеевск һәм башка сөт җитештерүче предприятиеләр, республиканың зур сәүдә челтәрләре, контрольлек-күзәтчелек органнары һәм азык-төлек лабораторияләре: ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе, “Роспотребнадзор” ТР буенча идарәсе, РСМЦ «Тест-Татарстан» ЯАҖ, “ТРда Гигиена һәм эпидемиология үзәге” федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесе, ТР Ветеринария буенча баш идарәсе, кулланучылар хокукларын яклау буенча иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре, шулай ук ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һ.б. катнашты.

Куллану дегустациясендә катнашучылар пастеризацияләнгән сөт һәм атланмай  кебек ризыкларны куллану үзенчәлекләре, әлеге ризыкларны җитештерү үзенчәлекләре турында бик күп кызыклы фактларны белүгә иреште. Чын атланмайның сөтөсте һәм пастеризация  тәменә ия булырга тиешлеге, чит-ят тәм һәм исләрнең булмаска тиешлеге, консистенциясе тыгыз, сыгылмалы, киселгән урынының коры булып, ялтырап күренеп торырга тиешлеге аңлатылды.

Атланмай 17 баллы шкала буенча бәяләнде. Тәме өчен – 10 балл, консистенциясе өчен – 5 һәм төсе өчен – 2 балл белән. Сөт исә тәме һәм исе, тышкы рәвеше һәм куелыгы, төсе буенча – 10 баллы шкала нигезендә бәяләнде.

Әйтергә кирәк, куллану дегустациясенә кертелгән барлык сөт һәм атланмай үрнәкләре бер-берсенә охшаш, куллану характеристикалары буенча бер төрлерәк иде. Шуңа да карамастан, “Алексеевск сөт заводы” ҖЧҖнең "Молочный экспресс" сәүдә маркасы белән җитештерелгән майлылыгы 72,5%лы крестьян атланмае үрнәге (Татарстан Республикасы, Алексеевск ш.т.б.) иң күп балл җыйды. Икенче урында – "Агросила-Молоко"ҖЧҖнең "Просто молоко" сәүдә маркасы белән җитештерелә торган югары сортлы, майлылыгы 72,5%лы крестьян атланмае (Татарстан Республикасы Чаллы ш.), өченче урында – “Биектау сөт комбинаты” ҖЧҖнең югары сортлы, майлылыгы 72,5%лы "ЕлМай" атланмае (Татарстан Республикасы, Биектау районы, Калинино авылы). Сөт буенча дегустация нәтиҗәләре болайрак: иң күп баллны “Казан сөт комбинаты” ҖЧҖнең “Молочная речка” сәүдә маркасы белән җитештерелә торган майлылыгы 3,2%лы пастеризацияләнгән сөт үрнәге (Татарстан Республикасы, Казан ш.) җыйды.

Икенче урында – “Касымовский” сөт комбинаты ҖЧҖнең “Бәрәкәтле” сәүдә маркасы белән җитештерелә торган майлылыгы 3,2%лы пастеризацияләнгән сөте (422701, Россия, Татарстан Республикасы, Биектау районы, Калинино авылы).

Өченче урында – “Алабуга сөте” ҖЧҖнең "Вкусняев"  сәүдә маркасы белән җитештерелә торган майлылыгы 3,2%лы пастеризацияләнгән сөте (Татарстан Республикасы, Алабуга ш.)

Җиңүчеләрне котлыйбыз! 

Урын

Атланмай үрнәге атамасы

Җитештерүче

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1

Майлылыгы 72,5%лы "Молочный экспресс" традицион атланмае үрнәге

“Алексеевск сөт заводы” ҖЧҖ, Татарстан Республикасы, “Алексеевск” ш.т.б.,

 

2

Майлылыгы 72,5%лы "Просто молоко" крестьян атланмае

"Агросила-Молоко" ҖЧҖ, Татарстан Республикасы, Чаллы ш.

 

3

Майлылыгы 72,5%лы югары сортлы "ЕлМай" атланмае

“Биектау сөт комбинаты” ҖЧҖ, Россия, Татарстан Республикасы, Биектау районы, Калинино авылы

 

4

Майлылыгы 72,5%лы "Йола" сәүдә маркасы белән крестьян атланмае

“Сернур сыр заводы” ЯАҖ, Россия, Марий Эл Республикасы, Сернур районы, Сернур ш.т.б.

 

 

5

Майлылыгы 72,5%лы “Верхний Услон” сәүдә маркасы белән крестьян атланмае 

“Югары Ослан” агрофирмасы” ҖЧҖ, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Кайбыч авылы. Җитештерү адресы: ТР, Югары Ослан районы.

 

6

Майлылыгы 72,5%лы “Бәрәкәтле” сәүдә маркасы югары сортлы крестьян атланмае 

“Касымовский” сөт комбинаты ҖЧҖ, ТР, Биектау районы, Калинино ав.,

 

7

“Бөгелмә сөт комбинаты” сәүдә маркасы белән майлылыгы 72,5%лы “Крестьянское” атланмае

“Бөгелмә сөт комбинаты” ҖЧҖ, ТР, Бөгелмә ш.

 

8

“Васькино счастье” сәүдә маркасы белән майлылыгы 72,5%лы крестьян атланмае

“Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты” АҖ, ТР, Яшел Үзән ш.

 

9

“Буренкино счастье” сәүдә маркасы белән майлылыгы 72,5%лы югары сортлы крестьян атланмае

“Азнакай сөте” ҖЧҖ, ТР, Азнакай ш.

 

10

“Вамин” сәүдә маркасы белән майлылыгы 72,5%лы югары сортлы крестьян атланмае

"АРЧА" ҖЧҖ, Арча сөт комибанты, Арча ш.,

 

 

 

 

 

 

 

Урын

Сөт үрнәге атамасы

Җитештерүче

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1

Майлылыгы 3,2% процентлы “Молочная речка” пастеризацияләнгән сөт

“Казан сөт комбинаты” ҖЧҖ, 420088, Татарстан Республикасы, Казан ш.

 

2

Майлылыгы 3,2% процентлы “Бәрәкәтле” сәүдә маркасы белән пастеризацияләнгән сөт

“Касымовский” сөт комбинаты ҖЧҖ, 422701,Татарстан Республикасы, Биектау районы, Калинино ав.  ,

 

3

Майлылыгы 3,2% процентлы "Вкусняев" пастеризацияләнгән сөте

“Алабуга Сөте” ААҖ, 423604, Россия, Татарстан Республикасы, Алабуга ш.

 

4

Майлылыгы 3,2% процентлы "Звениговский" пастеризацияләнгән сөте

“Звениговский” ит комбинаты ҖЧҖ, 425070, Россия, Марий Эл Республикасы, Звениговский р-ны, Шелангер б.

 

5

Майлылыгы 3,2% процентлы "Наша  

корова" сөте

 "Ядринмолоко" ААҖ, 429060, Россия, Чуашстан Республикасы,  Ядрин ш.

 

6

Майлылыгы 3,2% процентлы “село Домашкино” пастеризацияләнгән сөте

 

“Түбән Кама сөт комбинаты” ҖЧҖ, Россия, 423570, Татарстан Республикасы, Түбән Кама ш.

 

7

Майлылыгы 3,2% процентлы "Васькино счастье" сөте

“Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты” АҖ, Татарстан Республикасы, Яшел Үзән ш.

 

8

Майлылыгы 3,2% процентлы "Российское"  пастеризацияләнгән сөте

“Югары Ослан” агрофирмасы” ҖЧҖ, Татарстан Республикасы, Югары Ослан районы, Р.Макулово авылы.

 

 

9

“Вамин” сәүдә маркасы белән майлылыгы 3,2% процентлы пастеризацияләнгән сөт

"Арча" ҖЧҖ, 422002, Россия, Татарстан Республикасы, Арча ш.

 

10

“Йола” сәүдә маркасы белән майлылыгы 3,2% процентлы пастеризацияләнгән сөт

“Сернур сыр заводы” ЯАҖ, Россия, 425450, Марий Эл Республикасы, Сернур районы, Сернур ш.т.б.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International