Туйга – шикле аракы

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегеннән легаль булмаган хәмер продукциясен ташу факты буенча тикшерү материалы карап тикшерү һәм тиешле карар кабул итүгә алынды.

ЮХИДИ хезмәткәрләре Чистай шәһәрендә Чернышевский урамындагы 17 йорт янында «ВАЗ 21101» машинасы салонын тикшергәндә товарны озату документларына ия булмаган килеш кенә 1,5 литр сыешлы пластик шешәләрнең һәркайсына үтә күренмәле, спирт исе килеп торган сыекча тутырылган, 10 данә шешә урнаштырылган катыргы тартмага тап булган. Продукцияне ташучы – Чистай шәһәрендә яшәүче ир-ат үзенең аңлатмасында шешәләрнең аракылы булуын, эчемлекне, янәсе, туганнары туй уздыру өчен алып кайтуын аңлаткан.  

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре әлеге факт буенча административ тикшерү үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International