Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 2018 елның 30 октябрендә “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән тема буенча олимпиаданың соңгы этабын үткәрә

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

“Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча олимпиада республикабызда инде менә алтынчы тапкыр уздырыла.  Олимпиадада катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел ишәя. 2013 елда анда – 500, 2014 елда – 800гә якын, 2015 елда –1800,  2016 елда – инде 2400,  2017 елда – чама белән 4000 укучы катнашса, быел бөтен республика күләмендә һәр шәһәр һәм муниципаль районнан  6285 бала олимпиадада үз көчен сынап карарга теләк белдерде. Бу әлеге юнәлешкә карата кызыксынуның көчәүе, үсеп килүче буынның активрак була баруы турында сөйли.

Укучылар үзләштергән куллану белемнәре бик күп товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр чолганышында югалып калмаска, кулланучы буларак, товарны дөрес сайлап алуга, кулланучы буларак, хокуклары санга сугылмаган очракларда дөрес гамәлләр кылуга өйрәтә.

Олимпиаданың 1 нче этабы дисатнция ысулы белән, www.tatzpp.ru сайтында тест рәвешендә уздырылды: укучылар катлаулылыгы төрлечә булган сорауларга җаваплар бирде. Олимпиадада катнашырга теләк белдергән 6285 бала арасыннан 819ы икенче этапка узды. Аларның һәммәсе өчен электрон рәвештә олимпиадада катнашучы сертификаты эшләнеп җибәрелде.

2 этап – олимпиаданың иҗади этабы да дистанция ысулы белән, кулланучылар хокукларын яклауга бәйле темага эссе язу рәвешендә уздырылды. 819 укучы арасыннан олимпиаданың өченче – соңгы этабына 84 егет-кыз үтте.

Өченче этап – йомгаклау этабы 2018 елның 30 октябрендә Казанда узачак (51 бала катнашында). Ә инде республикабызның Кама аръягы зонасыннан 33 укучы 1 ноябрь көнне Менделеев шәһәрендә көч сынашачак.

Олимпиадада катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклауга, шул исәптән претензияләр язу осталыгын күрсәтү зарурилыгына бәйле җитди биремнәр, кулланучы буларак, санга сугылмаган хокукларны торгызу буенча биремнәр, кроссворд һәм тестлар тәкъдим ителәчәк.

Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр, грамоталар һәм дипломнар көтә. Сүз уңаеннан, үткән елдагы олимпиадада җиңүче кызыбыз – Менделеев шәһәреннән Никифорова Мария Григорьевнаның, шул исәптән, безнең конкурста җиңүе нәтиҗәсендә, Идел буе федераль университетының бюджет бүлегенә укырга керүен искәртеп үтәргә кирәк.

Олимпиада жюриенең республика югары уку йортлары: Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы, Россия кооперация университетының Казан филиалы укытучыларыннан; Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Роспотребнадзор” Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләреннән торуын да әйтеп үтик.

“Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча олимпиаданың соңгы этабында катнашучыларга уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International