Арча шәһәрендә ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

2018 елның 25 октябрендә Арча муниципаль районының этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм мондый очракларны булдырмый калу буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды.

Комиссия түбәндәге мәсьәләләрне карады:

- ведомствоара комиссиянең алдагы утырышында кабул ителгән карарларны үтәү;

- 2018 елның сентябрь ае һәм 9 ай йомгаклары буенча сәүдә объектлары һәм авыл җирлекләре буенча алкогольле продукцияне, шул исәптән Татарстан Республикасында җитештерелгән, читтән кертелгән продукцияне сату күләмен анализлау;

- алкогольле продукция, шул исәптән Татарстан Республикасында җитештерелә торган аракы һәм сыра сату күләмен арттыру турында;

- алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү эше турында;

- гражданнарның “Халык контроле” системасына мөрәҗәгатьләре турында.

Утырыш йомгаклары буенча тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International